3 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен «Туган як» дип исемләнгән мәгариф туризмының икенче «сәяхәте» үткәрелде
Бу юлы 5а сыйныфы укучылары әти-әниләре белән бергә Ютазы авылында, Кымыз тавында булдылар, анда ат хуҗалыгы белән таныштылар, атларны ашаттылар, понига утырып йөрделәр һәм кымыз җитештерү, аның районда яңадан торгызылуы тарихы турында белделәр.
Шулай ук балалар чаңгы базасында, боксерлар шөгыльләнә торган «Олимп» спорт комплексында һәм «Ютазы» паркында булдылар.
#Работасродителями
#СекретыДружногоКласса
#Ютазинскийрайон
Тулырак: http://yutazy.ru/news/obrazovanie/urussinskie-skolniki-pobyvali-v-iutaze