Бәйрәкәлеләр Иске Яңа елны каршы алды

2024 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Иске Яңа ел рәсми бәйрәм булмаса да, аны дуслар, туганнар арасында билгеләп үтү күркәм бер традициягә әверелде.

Бәйрәкә авылы музеенда мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, ветераннар советы әгъзалары, авылның хатын-кызлар советы һәм «МоңлыСаз» ветераннар ансамбле белән берлектә җирле мәктәпнең музей төркеме укучылары, аларның әти-әниләре өчен яңа ел кичәсе узды.

Бәйрәм элекке елларның чын рухын саклап калу өчен иске стильдә оештырылды. Чыршыны үз куллары белән ясалган уенчыклар белән бизәделәр. Бәйрәм сценариен да балачагыбызда үткәрелгән формада ясадылар. Шул вакытта җырланган җырлар җырладылар. Кыш бабай балаларга күчтәнәчләр алып килде.

Бәйрәмгә чакырылган хөрмәтле кунаклар Ленар һәм Гөлчирә Хәлиуллиналар, шулай ук авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина да бүләкләр белән килделәр. Иске стиль буенча яңа ел белән хәзерге Яңа ел арасындагы аерма турында музей җитәкчесе Әлфия Хаҗиева бик эчтәлекле чыгыш ясады, җыелганнарны авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина җылы котлады.

«МоңлыСаз» ансамбле әгъзалары Тәнзилә Мәрданшина, Вера Әхмәтҗанова һәм Флүрә Садыйкованың чыгышлары олыларга да, балаларга да ошады. Сыйныф җитәкчесе Фәнисә Садыйкова әзерләгән һәм Сәрия Хисамиева башкарган «Хыял эзләүче» дип исемләнгән уенда өлкәннәр дә, балалар да бик теләп катнашты.

Бу күңелле бәйрәм чарасы үз максатына иреште дип ышанабыз. Ә аның максаты - өлкән буынга шатлыклы балачак елларын искә төшерү һәм балаларны безнең тарихыбыз белән таныштыру иде.

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/obschestvo/bairiakincy-vstretili-staryi-novyi-god-po-staromu

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International