Үзәк китапханә хезмәткәрләре бөек православие бәйрәменә багышланган «Хач ману кичәсендә» дип исемләнгән фольклор сәгате үткәрделәр.
Чара барышында китапханәче бәйрәмнең тарихы, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән традицияләр һәм ышанулар турында сөйләде.
Чарада катнашучылар В.А. Жуковскийның «Светлана», А.С. Пушкинның «Евгений Онегин» һәм башка әсәрләр белән таныштылар.
Кунаклар мавыктыргыч уеннарда, викториналарда катнаштылар, хәтта күрәзәлек белән дә шөгыльләнделәр.
Чара ахырында катнашучылар үз гаиләләрендәге гореф-гадәтләр белән уртаклаштылар.