Ютазы районы мәктәп театры Казанда театр иҗаты фестивалендә катнашты

2024 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Урыссуның 1 нче санлы башлангыч мәктәбе театр коллективы «Беренче театр» Бөтенроссия театр иҗаты фестивалендә катнашты.

16 гыйнвар көнне Казан дәүләт мәдәният институтында балалар театр коллективларын табу, аларга булышу максатыннан РФ Мәдәният министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы, Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге ярдәме белән оештырылган «Беренче театр» театр иҗаты фестиваленең бүләкләү тантанасы - Гала концерт булып узды

Чара башланганчы, конкурсантлар актерлык осталыгы буенча мастер-класста һәм институт буенча экскурсиядә булдылар.

Фестивальдә  1 нче санлы башлангыч мәктәбенең «Салават күпере» («Радуга») театр коллективы катнашты. Алар әлеге бәйгенең «Драма театры» номинациясендә  I дәрәҗәле дипломга лаек булдылар (җит. - Садрутдинова Г.А., Рахимова А.Я.) һәм «Театральләштерелгән күренеш» номинациясендә  I дәрәҗәле дипломант булдылар (җит. - Садрутдинова Г.А., Волкова Н.С).

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/konkursyi/skolnyi-teatr-iutazinskogo-raiona-otmetili-na-festivale-teatralnogo-tvorcestva-v-kazani

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International