Ютазы халкы Хач ману бәйрәменә әзерләнә

2024 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Крещение сочельнигы. Ә инде иртәгә православие динендәгеләр Хач ману бәйрәмен билгеләп үтәчәк.

18 гыйнварда гыйбадәтханәләрдә суны изгеләндерү үткәрелә. Изгеләндерелгән су зур көчкә ия була, ел буе бозылмый тора.

Изге Николай мәхәлләсендә изге суны кичке аштан соң, шулай ук иртәгә көн дәвамында алырга мөмкин булачак.

Традиция буенча, бөтен Россия буенча, һәм, әлбәттә, Ютазы районында, 19 гыйнварда Хач ману бәйрәмендә теләгән һәркем бәкегә чума ала. Бу көнне су махсус көчкә ия, җан һәм тәнне шифаландыра, гөнаһлардан азат итә дип санала.

Әбсәләм күлендәге бәке иртәгә 12.00 сәгатьтә изгеләндереләчәк.

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/religiya/iutazincy-gotoviatsia-k-prazdniku-kreshheniia

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International