Кәрәкәшле авылы китапханәсендә чара узды

2024 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Кәрәкәшле авылы китапханәсендә Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елы кысаларында һәм Бөтендөнья балалар уйлап табулары көненә багышланган урта һәм кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Фән серләр ача» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде.

Китапханәче 2024 ел Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителүе һәм ел саен 17 гыйнварда бөтен дөньяда балалар уйлап табулары көне билгеләп үтелүе турында сөйләде.

Шулай ук балалар «Уйлап табучы балалар турында кызыклы фактлар» видеоролигын карадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара ахырында китапханәче «Фән — киләчәккә юл» китап күргәзмәсе белән таныштырды.

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/kultura/v-karakaslinskoi-selskoi-biblioteke-proslo-meropriiatie-1705575082

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International