Ютазы районында «Дус сыйныф серләре» ата-аналар комитетлары конкурсының муниципаль этабы узды

2024 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Конкурс Урыссу гимназиясе базасында үткәрелде.

Чараны Балалар иҗаты үзәгенең «Сөембикә» хореография коллективы ачты, ә конкурста катнашучыларны мәгариф бүлеге җиткәчесе Сергей Александрович Абрамов сәламләде.

Катнашучыларның чыгышлары бик тәэсирле булды. Бүгенге махсус хәрби операция кысаларында Бөек Ватан сугышы елларын тасвирлаган чыгышлар аеруча актуаль булды. Командалар жюрины да, тамашачыларны да киемнәре, күңелле һәм оригиналь чыгышлары, идеяләре белән гаҗәпләндерде.

Конкурста катнашучылар дус сыйныфның сере балаларның, сыйныф җитәкчесе һәм ата-аналарның бердәмлегендә һәм уртак эшчәнлегендә булуын күрсәттеләр.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Урыссуның 3 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең ата-аналар комитеты абсолют җиңүче булды.

Конкурс призерлары булып Урыссу гимназиясе, Ютазы һәм иске Урыссу мәктәпләре танылды

Җиңүчеләр 27 гыйнвар көнне Баулы шәһәрендә узачак зона этабында чыгыш ясаячак.

 

#Ютазинскийрайон

#секретыдружногокласса

#работасродителями

 

Подробнее: http://yutazy.ru/news/obrazovanie/v-iutazinskom-raione-sostoialsia-municipalnyi-etap-konkursa-roditelskix-komitetov-sekrety-druznogo-k

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International