Кошларга кышларга ярдәм итик

2024 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

5 нче санлы балалар бакчасы балалары «Кошларга кышларга ярдәм итик» акциясендә катнаштылар.

Балалар белән кышлаучы кошларны күзәтеп йөргәндә, 5 нче санлы балалар бакчасы тәрбиячеләре кошларга кышны үткәрергә ярдәм итәргә карар итәләр. Акциянең төп максаты – мәктәпкәчә яшьтәге балаларның экологик культура дәрәҗәсен күтәрү, кышлаучы кошлар турында белемнәрен формалаштыру, аларга җаваплы сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, шулай ук балаларның туган як табигате белән танып-белү кызыксынуын активлаштыру.

Балалар бакча территориясендә җимлек урнаштырырга ярдәм иттеләр, кошлар өчен азык әзерләделәр һәм беренче канатлы кунакларны түземсезлек белән көттеләр.

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/obschestvo/trudno-pticam-zimovat-budem-pticam-pomogat

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International