Урыссу бистәсенең 4нче санлы балалар бакчасы «Алдынгылар хәрәкәте» Республика пилот проектына керде.
Балалар бакчасында үткәрелгән җыелышта, ата-аналар «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте белән таныштылар.
Ата-аналар һәм балалар алдында «Алдынгылар хәрәкәте»нең җирле бүлеге җитәкчесе Светлана Шарпан һәм 3 нче санлы мәктәпнең тәрбия буенча директор киңәшчесе Лилия Галимова чыгыш ясады.
Төркем тәрбиячесе И.Кунакбаева балаларга махсус укыту дәфтәрләрен тапшырды.
#ютазинскийрайон
#движениепервых