Бүген православие динендәгеләр Хач ману бәйрәмен билгеләп үтәләр

2024 елның 19 гыйнвары, җомга

2024 елның 19 гыйнвары – Крещение сочельнигы. Бу православиедә Бөек уникенче бәйрәм.

 

            Хач ману бәйрәме (Крещение Господне) – христиан бәйрәме. Инҗил буенча, Гайсә Коткаручының Иордан елгасы суында Чукындыручы Иоанн тарафыннан аруландыру вакыйгасына бәйле христиан динендә урнашкан бәйрәм. 19 гыйнварга каршы төндә һәм киләсе көн дәвамында бәйрәм ителә.
 

            Суга чуму йоласын үтәү өчен кешеләр гыйбадәт кылуларга йөриләр, анда суны изгеләндерү йоласы башкарыла. Кешеләр изге суны өйгә алып кайтып, йортларын һәм гаилә әгъзаларын явыз көчләрдән саклар өчен бүлмә почмакларына сибәләр.

           

            19 гыйнварга каршы төндә теләкләр теләкләр әйтелә. Бәйрәм көнендә бөтен гаилә әзерләнгән табын артында җыела. Бәйрәмнең мөһим атрибуты – буада су коену. Коенганда: «Тазалыкка, саулыкка» дип әйтергә, Алла­һыдан сәламәтлек сорарга кирәк. Аруландырылган су көчле дәвалау үзлегенә ия, дип санала. Әлеге су, ел буе бозылмый дип санала.

 

            19 гыйнварда изге суны күпләп саклап калу тыела. Изге көнне бәхәсләшергә, сүгенергә, ялганларга, зарланырга, гайбәт сөйләргә, начар уйларга юл куярга ярамый. Авыр физик эш белән шөгыльләнергә, өйне җыештырырга ярамый, чәч кисү, маникюр яки педикюр ясау киңәш ителми. Үз язмышыңны бутамас өчен, тегәргә, бәйләргә кирәкми. Бурычка акча алу тыела - югыйсә ел буе бурычлы булачаксың. Бу көнне уйлар чиста булсын өчен артык күп ашамаска кирәк.



            Табиблар изге суга чумуның кеше организмы өчен стресс булуын ис­кәртә. Моңарчы әзерлеге булмаган кешенең бозлы суга чумуы күңелсез нәти­җәләргә дә китерергә мөм­кин. Аеруча хроник авырулары булганнарга сак булырга киңәш ителә.


            https://my-calend.ru/holidays/vodokreshchi

Подробнее: http://yutazy.ru/news/religiya/segodnia-pravoslavnye-otmecaiut-kreshhenie-gospodne

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International