Әбсәләм күлендә Хач ману бәйрәменә бәке изгеләндерелде

2024 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

19 гыйнварда православие динендәгеләр Хач ману бәйрәмен билгеләп үттеләр.

 

Буран булуга карамастан, Әбсәләм күлендәге бәкене изгеләндерүгә ютазылылар һәм изге Николай мәхәлләсе кешеләре җыелды. Урыссу гыйбадәтханәсенең протоиерее Роман атакай җыелганнарны бөек бәйрәм белән котлады, барысына да тынычлык, иминлек һәм сәламәтлек теләде.

 

Чарада район җитәкчелеге вәкилләре дә катнашты: Башкарма комитет җитәкчесе Светлана Самонина, социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Оксана Власова.

 

Ашыгыч ярдәм һәм МЧС бәке янында кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер булып дежур тордылар.

 

 

Сүз уңаеннан, бәкегә православие динен тотучылар гына түгел, ә суның дәвалау үзлекләренә ышанган барлык теләүчеләр дә чума. Һәркем судан дәва алып, терелгән һәм яңа көч белән тулы булып чыга.

 

 

Изге суны теләсә кайсы гыйбадәтханәдән алырга мөмкин. Мәсәлән, безнең изге Николай мәхәлләсендә.

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/religiya/na-absaliamovskom-ozere-osviatili-kreshhenskuiu-prorub

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International