Башлангыч мәктәп укучылары өчен физкультура дәресләрендә гимнастика көне узды.
Гимнастика хәрәкәтләр координациясе һәм реакцияне үстерергә, ортопедик бозылуларны төзәтергә һәм гәүдәне дөрес тоту күнекмәләрен формалаштырырга мөмкинлек бирә.
ГТО комплексы үз алдына шәхеснең физик һәм әхлакый үсешен камилләштерүне максат итеп куя. Аның нормативларын үтәп, катнашучылар гомуми физик форманы яхшырталар, чыдамлык, көч, җитезлек, тизлек үстерәләр.
Шулай итеп, ГТО комплексы сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм организмның күп кенә авыруларын профилактикалауга ярдәм итә.
Тулырак: http://yutazy.ru/news/obrazovanie/v-urussinskoi-nos-prosel-den-gimnastiki