Урыссу балалар сәнгать мәктәбе укучыларны концерт белән сөендерде

2024 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Урыссу балалар сәнгать мәктәбендә гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары өчен Пушкин картасы буенча концерт узды.

 

Концертта халык, фортепиано һәм вокал бүлекләре укучылары катнашты. Балалар тыңлаучыларга үзләренең яңа программаларын тәкъдим иттеләр.

 

Концертта шулай ук кече сыйныф укучылары да катнашты. Тамашачылар һәр концерт номерын бик җылы кабул иттеләр, хәтта кушылып җырлап та утырдылар.

 

- 2024 ел безнең илдә Гаилә елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә, безгә тамашачылар арасында әти-әниләр, әбиләр һәм бабайлар да булуы бик күңелле. Концертларга бергәләп йөрү гаиләне ныгытуга ярдәм итә дип ышанабыз, — дип билгеләп үтте концертны оештыручы Зөлфирә Кубашева.

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/kultura/urussinskaia-dsi-poradovala-skolnikov-koncertom

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International