Бәйрәкә мәктәбе укучылары наркотикларга каршы чарада катнаштылар

2024 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Бәйрәкә мәктәбендә СМС-балалар отряды наркотикларга каршы «Киләчәгеңне сакла» дигән чара үткәрде.

Чара «Бәхет нәрсә ул?» соравына җавап эзләүдән башланды Балалар фикеренчә, иң зур бәхет - ул сәламәтлек.

Чараның төп өлешендә укучылар белән әңгәмә үткәрелде, аның барышында яшүсмерләрдә бәйлелек барлыкка килү сәбәпләре һәм аларга нинди ярдәм күрсәтергә мөмкинлеге турында фикер алышынды.

Әңгәмә нәтиҗәсендә, балалар түбәндәгене аңладылар: һәрбер очрактан чыгу юлы бар, бары тик моны онытмаска гына кирәк.

Чара ахырында балалар үзләренең бәхет рецептын төзеделәр.

Тулырак: http://yutazy.ru/news/obrazovanie/bairiakinskie-skolniki-poucastvovali-v-antinarkoticeskom-meropriiatii

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International