Бүгенге көннәрдә районыбызны каплаган кар бары тик бала-чагаларны һәм фермерларны гына сөендерәдер мөгаен, ә башкалар өчен бу чын мәгънәсендә бәлагә әверелде.
Кар юлларны, тротуарларны каплап алды, ишегалдындагы машиналар да кар астында калды. Бу бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр өчен зур сынау.
Районның төзекләндерү хезмәте кар белән көрәшү өчен бөтен көчен һәм техникасын җәлеп итте. Ә кайбер ишегалларында яшәүчеләр көрәкләрен алып, кар чистартышырга чыктылар. Безнең арада үзара ярдәмләшеп, булышып яшәүчеләр барлыгын аңлау бик күңелле.
Подробнее: http://yutazy.ru/news/obschestvo/vse-na-borbu-so-snegom