Каразирек авылында гомер итүче Мөхлисовлар гаиләсе бергә яшәүләренең 50 еллыгын билгеләп үтте

2024 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Гаилә елында бергә яшәү юбилеен беренче булып билгеләп үтүче гаилә — Гүзәл һәм Иран Мөхлисовлар пары.

 

 

Юбилярларны котларга мәгариф бүлеге начальнигы Сергей Абрамов һәм Ютазы районы ЗАГС бүлеге башлыгы Гүзәлия Фәхертдинова килде.

 

Район башлыгы Аяз Шәфигуллин исеменнән  Мөхлисовлар гаиләсен «алтын» юбилейлары белән Сергей Абрамов котлады, ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек теләп, истәлекле бүләк тапшырды.

Шулай ук юбилярларны ЗАГС бүлеге башлыгы Гүзәлия Фәхертдинова һәм Каразирек авыл җирлеге башлыгы Илшат Гәрәев котладылар.

Мөхлисовлар гаиләсе турында тулырак «Ютазы таңы» газетасы битләрендә укыгыз.

Подробнее: http://yutazy.ru/news/semeinye-cennosti/semia-muxlisovyx-iz-karazerika-otmetili-50-letie-sovmestnoi-zizni

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International