Район юллары турында — ачыктан-ачык

2024 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Кар-бураннар, көчле җилләр, көннең әле җылытып, әле суытып торуына карамастан, районның юл хезмәте үзенә йөкләнгән бурычларны тулысынча үти.

Төгәлрәге, моның өчен алар бар тырышлыкларын куя. Юл хезмәтендәгеләрнең үз эшләренә җаваплы каравын билгеләп узарга кирәк. Узган якшәмбе иртәсендә дә кар җыештыру техникасы юлларның иң күп кар яуган урыннарында эшли башлады. Әлбәттә, юлчылар һәрвакыт таулы урыннарны гына чистартып йөри алмый. Мондый юллар — Кәрәкәшле, Акбаш авылларының таулы урыннары, Яссытугай борылышы, каты коммуналь калдыклар полигонына керү юллары һәм башкалар. Бу юллар буран вакытында тиз арада кар белән каплана. Ә район үзәгенә килсәк, беренче чиратта, үзәк юллар һәм җәяүлеләр юллары, ә аннары тынычрак урыннардагы юллар кардан чистартыла. Йорт яны биләмәләренә килгәндә, аларны чистартып тору буенча йорт идарәчеләре оешмалары — торак милекчеләре ширкәтләре җаваплы. Мондый карлы кышта урам җыештыручыларга да эш җитәрлек. Әгәр алар үз бурычларына җаваплы карый икән, димәк, күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә бәхет елмайган, дигән сүз.

Шулай да районда яшәүчеләрнең барысы да юлчыларның хезмәтеннән канәгать түгел, алар юлчыларны тизлек, җитезлек җитмәүдә гаепли. Юлчыларыбызның хезмәтен дә, табигать көчен дә дөрес бәяләргә кирәк, дип уйлыйм. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтүләренә җитди карарга кирәк. Әйтик, Бәйрәкә авылына эш сәфәре вакытында без бормалы юлның чистартылганына, юлның киң итеп ачылганына игътибар иттек. Юлчылар булдыра, афәрин, дигән уй сызылып үтте баштан.Ә инде кире кайтканда, машина тәрәзәсеннән бер нәрсә дә күренми иде, әйтерсең лә күк, җир һәм юл кырыйлары барысы бергә тоташкан. Менә шундый кышкы табигать... Мондый чакта юл хезмәтен гаепләү дөрес булмас, мөгаен. Ә иртәнге якта өй тәрәзәләрен инде бозлы кар каплады. Димәк, юлларда тагын бозлавык. Бер сәгатьтән соң инде күз ачкысыз буран башланды. Күңелне тагын борчу биләп алды. Әгәр буран электр челтәренә зыян салса? Чөнки җылыту системасы электр энергиясенә турыдан-туры бәйле.

Һәм тагын шуны өстисе килә. Урыссулылар хәтерлидер әле, бервакыт бистәдә тәүлекнең караңгы вакытында урамнарны яктырту буенча чикләү кертелгән иде. Район җитәкчелеге, акчаны янга калдырып, Урыссу төзекләндерү предприятиесенең техник паркын тулыландыру, шул исәптән кар җыю техникасы сатып алу максатыннан әлеге чарага барды. Мондый алдан күрүчәнлекнең хәзерге вакытта бик тә мөһим адым булганлыгын аңлау кыен түгел. Ничек кенә булмасын, безнең район юллары, нигездә, чиста.

Роза ИСКӘНДӘР

Подробнее: http://yutazy.ru/news/obschestvo/u-iutazincev-dorogi-vsegda-cistye

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International