3 нче санлы Урыссу мәктәбе укучылары гарәп теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында призер булдылар.
3 нче санлы Урыссу мәктәбенең унберенче сыйныф укучылары Алия Таҗиева һәм Альбина Фазлыева олимпиада биремнәрен үтәү барышында гарәп теленең лексикасы, грамматикасы, морфологиясе буенча белемнәрен һәм сөйләм телен үзләштерүләрен бик яхшы күрсәттеләр.
Укытучылары - Ризвон Шаропов
Подробнее: http://yutazy.ru/news/obrazovanie/skolnicy-iutazinskogo-raiona-prizery-olimpiady-po-arabskomu-iazyku