«Мәрхәмәтлелек» яшь буынга һәм социаль инициативаларга ярдәм итү хәйрия фондының «Активистлар Лигасы» волонтерлар отряды «Игелек кылсаң, яшәү күңеллерәк» акциясен оештырды. Программа кысаларында алар ялгыз пенсионерларга йорт яны территорияләрендә кар көрәргә ярдәм итттеләр.
Акциянең максаты яшь буында игелекле гамәлләр кылырга омтылу тәрбияләү, җәмгыятьтә олы яшьтәге кешеләргә карата теләктәшлек һәм хөрмәт хисләрен ныгыту.
Шәхси йортларда яшәүче ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр өчен мондый ярдәм бәяләп бетергесез.
#Ютазинскийрайон
#волонтеры