Иске Каразирек волонтерлары маскировка челтәрләрен үрергә өйрәтәләр

2024 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Иске Каразирек авылы остабикәләре ел буе махсус хәрби операциядә катнашучыларга маскировка челтәрләрен бәйлиләр.

 

Байрәкәтамак авылы волонтерлары маскировка челтәрләрен үрергә өйрәнергә теләп, Иске Каразирек осталарына мөрәҗәгать итәләр. Бу эш гади булып күренсә дә, физик яктан шактый авыр. Моңа карамастан, волонтерлар клубында махсус хәрби операция сугышчыларына ярдәм итәргә теләүчеләр саны арта бара.

 

Маскировка челтәрләре әзер булгач, аларны сугышчыларга махсус хәрби операция территориясенә җибәрәчәкләр.

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/patriotizm/volontery-starogo-karazerika-prodolzaiut-obucat-pleteniiu-maskirovocnyx-setei

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International