Урыссу башлангыч мәктәбендә «Чикләрне саклауда» дип исемләнгән мобиль музей-күргәзмә ачылды

2024 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Музей 22-27 гыйнвар көннәрендә эшләячәк.

 

«Чик сакчылары берлеге» Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмасы «Чикләрне саклауда» мобиль музей-күргәзмә проекты белән гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын тәкъдим итү конкурсында җиңүче булды.

 

Проект патриотик тәрбиягә, тарихи хәтерне саклауга, үсеп килүче буынның үз Ватаны тарихына хөрмәтен һәм кызыксынуын формалаштыруга юнәлдерелгән.

 

Бүген мобиль музей Ютазы районына килде, ул 22-27 гыйнвар көннәрендә яшь армиячеләр һәм мәктәп укучылары өчен эшләячәк.

 

Чарада «Чик сакчылары берлеге» вәкилләре, шулай ук Ютазы районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Сергей Абрамов катнашты.

 

Ютазы районы чик сакчылары берлеге рәисе Илшат Мостафин яшь армиячеләргә музейның барлыкка килү тарихын сөйләде һәм күргәзмәне ачык дип игълан итте. Чарада Октябрьский шәһәре чик сакчылары кардәшлеге рәисе Ринат Мөхәммәтгалин һәм Бөгелмә шәһәре чик сакчылары бердәмлеге рәисе Владимир Беляев та булды.

 

 

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/patriotizm/v-urussinskoi-nacalnoi-skole-otkrylsia-mobilnyi-muzei-vystavka-na-zashhite-granic

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International