Районда гражданнар җыеннары дәвам итә

2024 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Район җитәкчелеге һәм тормышны тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләренең чираттагы очрашуы Иске Каразирек авыл җирлегендә узды.

 

Җирлек башлыгы Илшат Гәрәев 2023 елда башкарылган эшләр белән таныштырды. Шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Оксана Власова 2023 ел өчен финанс-хуҗалык эшчәнлеге турында сөйләде.

 

Ахырда район башлыгы Аяз Шафигуллин халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирде һәм бүләкләү тантанасын җитәкләде, махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләрнең әти-әниләренә рәхмәт хатлары тапшырды.

 

Шулай ук авыл тормышында актив катнашканы өчен Илгизәр Мөхәммәтов бензопилага лаек булды.

 

Роза ИСКӘНДӘР

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/obschestvo/v-raione-prodolzaiutsia-sxody-grazdan

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International