Бәйрәкә мәктәбе укучылары «Ерактан күренеп тор!» акциясен үткәрделәр

2024 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Җәяүле балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү һәм яшь җәяүлеләрнең яктылык кайтаргыч элементларны куллануын популярлаштыру максатыннан, Ютазы районында даими рәвештә яктылык кайтаргыч элементларга багышланган мәгълүмати-пропаганда акцияләре үткәрелә.

 

Юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча профилактик эш кысаларында, Бәйрәкә мәктәбенең укучылары ата-аналар белән берлектә «Ерактан күренеп тор!» акциясен үткәрделәр.

 

Киемдәге яктылык кайтаргыч элементлар бүгенге көндә баланы яктыртылмаган юлдагы җәрәхәтләрдән саклауның реаль ысулы. Яктылык кайтаргыч элементлар – махсус материаллардан ясалган, яктылык нурын яңадан аның чыганагына кайтарырга сәләтле элементлар. Машинаның фаралары хәтта кечкенә яктылык кайтаргычны да «тотып ала» һәм шофер ерактан яктылык ноктасын күрә. Шуңа күрә җәяүле яки велосипедчы күренү мөмкинлеге күп тапкыр арта.

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/obrazovanie/iutazinskie-skolniki-proveli-akciiu-zasvetis-stan-zametnei

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International