Иске Каразирек авыл җирлеге башлыгы Илшат Гәрәев үз чыгышында билгеләп үткәнчә, авыл җирлеге составына ике торак пункт керә: Иске Каразирек авылы (401 кеше яшәгән 186 хуҗалык) һәм Яңа Каразирек авылы (176 кеше яшәгән 86 хуҗалык).
2023 ел эчендә җирлектә яңа туган балалар булмаган, ун кеше үлгән. Үз чыгышында җирлек башлыгы 2023 елның финанс-хуҗалык эшчәнлеге белән таныштырды һәм киләсе елга планнар турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, торак пунктта сөт җыю эше яхшы җайга салынган, авыл халкына ярдәм итү республика программасы кысаларында үз хуҗалыкларында терлекчелек белән шөгыльләнүче күп кенә каразиреклеләр субсидияләр ала алган. Торак пункт территориясендә өч КФХ уңышлы эшли – «Илгиз Котловский», «Фәйруз Гафиятов» һәм «Илвир Гафиятов». Иске Каразирек мәктәбендә 58 укучы белем ала. Мәктәп автобусы шулай ук Яңа Каразирек, Бәйрәкәтамак һәм Көрәш-Бүләктән балалар китерә. Балалар бакчасына алты бала йөри. Тренер Рамил Касыймов җитәкчелегендә милли көрәш буенча спорт секциясе эшли.
Җыенда район башлыгы Аяз Шафигуллин, район җитәкчелеге вәкилләре, депутат, участок урманчысы, прокурор һәм башка тормышны тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре катнашты. Җыен ахырында район башлыгы сорауларга җавап бирде һәм бүләкләү тантанасын җитәкләде. Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләрнең әти-әниләренә, шулай ук КФХ башлыклары Илгиз Котловский һәм Илвир Гафиятовка һәм авыл тормышында актив катнашкан Илгизәр Мөхәммәтовка рәхмәт хатлары тапшырды.
Тулырак: http://yutazy.ru/news/obschestvo/v-starom-karazerike-prosel-sxod-grazdan