Каршы як полосага чыгу белән бәйле административ хокук бозуларны кисәтү максатында 22-31 гыйнвар көннәрендә Ютазы районында «Каршы як полоса» профилактик чарасын үткәрү планлаштырыла.
Әлеге чара Татарстан Республикасының барлык районнарында үткәрелә.
2023 елның 12 аенда Татарстан Республикасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як хәрәкәт полосасына чыгу сәбәпле 270 юл транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 85 кеше һәлак була һәм 448 кеше яралана. Бу сәбәптән һәлак булганнар өлеше юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булганнарның гомуми санының 30,5% тәшкил итә.
2023 ел нәтиҗәләре буенча Ютазы ЮХИДИ инспекторлары каршы як хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле 43 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны ачыклаган, бу 2022 елның 12 аена караганда 13% ка күбрәк. Ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, нәтиҗәдә биш кеше җәрәхәтләнгән, бер гражданның сәламәтлегенә авыр зыян китерелгән.
РФ юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча, машина йөртүче узып китәргә китәргә җыенган вакытта хәрәкәт полосасының узып китү өчен җитәрлек аралыкта ирекле булуына һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларга куркыныч тудырмаячагына инанырга тиеш, ә «Узып китү тыелган» юл билгесе зонасында, тоташ билгеләү линиясе булганда, шулай ук күтәрелү ахырында, куркыныч борылышларда һәм күрү мөмкинлеге чикләнгән башка участокларда узып китү тыела.
Әлеге таләпләрне бозган өчен машина йөртүчегә биш мең сум күләмендә административ штраф салына яки дүрт айдан алты айга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә, административ хокук бозу кабат кылынган очракта, транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан бер елга мәхрүм ителә.
Моннан тыш, әлеге гамәл өчен административ җәзага тартылган һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән яки әлеге гамәл өчен хөкем ителгән кеше тарафыннан хокук бозу кылынганда өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү куркынычы яный (РФ ҖК).
Марс Гәрәев Ютазы ЮХИДИ идарәсе башлыгы