Акбашлылар җинаятьчеләргә юлыкмыйлар

2024 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Бу хакта гражданнар җыены вакытында полиция капитаны Нурия Насыйрова хәбәр итте.

 

Район халкының айти-җинаятьләрнең күп төрләре турында мәгълүматлы булуына карамастан, кайберәүләр аларның виртуаль челтәрләренә эләгүен дәвам итә һәм реаль акчаларын югалта (бу хакта тулырак киләсе чыгарылышта һәм «Ютазы таңы» газетасында укый аласыз).

 

Акбаш авыл җирлеге башлыгы Илһамия Сәхибуллина  2023 елда башкарылган эшләр һәм 2024 елга планнар белән таныштырды. Авыл җирлегенә ике торак пункт керә – Акбаш һәм Янәй авылы, анда барлыгы 385 кеше яши, шуларның 219ы эшкә яраклы яшьтәгеләр. Әлеге авыл җирлегендә демографик хәл яхшылардан түгел. Узган ел белән чагыштырганда халык саны җиде кешегә кимегән. Акбашта башлангыч мәктәп эшли, анда җиде бала белем ала. Мәктәп бинасында урнашкан балалар бакчасына ун бала йөри. Торак пункт территориясендә өч КФХ эшли: «Әнәс Тимербаев», «Радик Гайнетдинов» һәм «Ленар Кәлимуллин». Шәхси секторга килгәндә, биредә 234 хуҗалык исәпләнә,  108 сыер асрыйлар, шуларның 50се — савым сыерлары. Шулай ук акбашлылар йорт кошлары, атлар тоталар, умартачылык белән шөгыльләнәләр.

 

Җыен ахырында район башлыгы Аяз Шафигуллин сорауларга җавап бирде һәм бүләкләү тантанасын җитәкләде. Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләрнең әти-әниләренә, җирлекнең активистларына – Илгиз Шәрипов, Әлгир Гатиятуллин һәм Рафаэль Галиевка рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук авыл тормышында актив катнашкан Фларис Галимовка триммер бүләк итте.

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/obschestvo/akbascy-ne-poddaiutsia-mosennikam

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International