Татарстанда күчемсез милекне рәсмиләштерү буенча кайнар линия

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы буенча Росреестр һәм Роскадастр белгечләре гражданнарның мөрәҗәгатьләрен 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр кабул итәчәк.

 

Татарстанлылар торак һәм бакча йортларын, шул исәптән «дача амнистиясе» буенча, гаражларны «гараж амнистиясе» буенча, шулай ук шәхси торак төзелеше, бакчачылык һәм шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен билгеләнгән җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү белән бәйле кызыксындырган сорауларын бирә алалар.

 

Татарстан башкаласында шалтыратулар 8(843) 255 25 71 телефоны буенча кабул ителәчәк. Республиканың башка шәһәрләрендә һәм районнарында кайнар линияләр телефоннары Татарстан Росреестры сайтында «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» — «кайнар линияләр» бүлегендә бастырылган.

 

Шалтыратыгыз һәм сорауларыгызны бирегез!

 

Иң актуаль җаваплар ведомстволарның рәсми ресурсларында (сайтта һәм социаль челтәрләрдә) бастырылачак.

 

ММЧ өчен элемтәләр

 

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

 

255-25-80 - Галиуллина Галина

 

https://rosreestr.tatarstan.ru

 

https://vk.com/rosreestr16

 

https://t.me/rosreestr_tatarstan

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/v-respublike/v-tatarstane-sostoitsia-goriacaia-liniia-po-oformleniiu-nedvizimosti

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International