Урыссуда өстәмә белем бирү педагоглары өчен киңәшмә узды

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

2 нче санлы Урыссу мәктәбе базасында «Мәгариф системасында өстәмә белем бирү» темасына тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының инструктив-методик киңәшмәсе узды.

 

Урыссу балалар иҗаты үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Айгөл Гәрәйшина «Өстәмә белем бирүне үстерүнең законнар базасы һәм концепциясе» дигән доклад белән чыгыш ясады,  Бәйрәкә мәктәбе укытучысы Рәмзия Дәүләтханова өстәмә белем бирү системасында уку дәресен төзүнең методик нигезләре турында сөйләде, Кәрәкәшле мәктәбе укытучысы Гөлназ Галимова  «Мәктәптә өстәмә белем бирү» турында аңлатты.

 

Шулай ук булачак патриотик айлык кысаларында эшне оештыру мәсьәләләре каралды.

Мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Айгөл Мөхәммәтҗанова мәктәпләрдә Яшь Армия отрядлары эшенә аерым игътибар бирде.

 

Тулырак: http://yutazy.ru/news/obrazovanie/v-urussu-proslo-soveshhanie-dlia-pedagogov-dopolnitelnogo-obrazovaniia

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International