Җирлектә яшәүчеләрнең барлык сораулары да игътибарга алынды.
Район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм тормышны тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре бу сорауларга җавап бирде.
Исегезгә төшерәбез, Кәрәкәшле авыл җирлегенә алты авыл керә: Кәрәкәшле, Урал, Салкын Чишмә, Ак Чишмә авыллары, Кәрәкәшле һәм Бәйрәкә разъездлары. Җирлектә 436 йорт исәпләнә, аларда 920 кеше яши. Узган ел белән чагыштырганда, 2023 елда җиде кешегә кимрәк. Загс бүлеге мәгълүматлары буенча, 2022 елда җирлектә алты, 2023 елда биш сабый туган; 2022 елда 22 кеше, 2023 елда 18 кеше вафат булган.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 263 баш эре мөгезле терлек асрала, шуларның 118е — сыерлар. Бу узган ел белән чагыштырганда ун сыерга азрак. Торак пункт биләмәсендә ветеринария хезмәткәрләре елына ике тапкыр терлек канын алу һәм лейкозга юл куймау максатыннан, вакцинация үткәрү эшен оештырган. 2023 елда шәхси ярдәмче хуҗалык башлыклары үз йортларында өч яшьтән зуррак сыер, ана кәҗә һәм ат тоткан өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлек асрау чыгымнарының бер өлешен каплаучы субсидия алган.
Җирлек биләмәсендә ике эре авыл хуҗалыгы коллективы эшли: «Кәрәкәшле» җәмгыяте һәм «И. Нәбиуллин» КФХ, аларда 56 кеше хезмәт куя. Кече крестьян-фермер хуҗалыкларына килгәндә, Фәндәс Батыров яшелчәчелек, Акоп Асоян балык үрчетү белән шөгыльләнә. Кәрәкәшле мәктәбендә 43 укучы белем ала, балалар бакчасында 17 бала тәрбияләнә.
Моннан тыш, район башлыгы махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләрнең әти-әниләренә рәхмәт хатлары тапшырды. Җыенга килүчеләр сугышчан бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак булган якташлары Илүс Кәримовны һәм Нәсим Гәрәевны бер минут тынлык белән искә алдылар. Аларның әниләренә район башлыгының рәхмәт хатлары тапшырылды.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/karakasle-xalky-yenda-uzlaren-borcygan-soraularyn-birde