Чираттагы халык җыены Ютазы авылының мәдәният йортында узды.
Ютазы авыл җирлеге башлыгы Ләйсән Хәйруллина мәгълүматлары буенча, Ютазы авыл җирлегенә алты торак пункт — Ютазы, Алма-Ата, Ык, Малиновка, Керкәле авыллары һәм Ютазы кымыз дәваханәсе керә. Торак пункт биләмәсендә 982 хуҗалык исәпләнә, аларда 2535 кеше яши. 2023 елда авылда тугыз бала туган, 33 кеше вафат булган. Эш яшендәгеләр 1568 кеше тәшкил итә. Гомуми белем бирү мәктәбендә 258 укучы белем ала, балалар бакчасында 64 бала тәрбияләнә.
Биредә барлык мөһим социаль — мәдәни тормыш объектлары, шулай ук предприятиеләр — элеватор, район кулланучылар берлеге, автозаправка станциясе («Ютойл» җәмгыяте), почта элемтәсе бүлекчәсе, Саклык банкы, Бөгелмә урман хуҗалыгы, тимер юл станциясе һәм янгын күзәтчелеге посты эшли. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре: Ансель һәм Альберт Вафауллиннар, Хәлиуллин, Кулиева, Закирова крестьян-фермер хуҗалыклары. Шәхси хуҗалыкларда 202 баш эре мөгезле терлек асрала, шуларның 82се сыерлар, җирлектә 180 баш сарык исәпләнә. Халык шулай ук терлек асрау чыгымнарының бер өлешен каплауга республика субсидиясеннән файдаланган.
Җыенда православие зираты каравылчысы Виталий Князевка триммер тапшырылды. Җыелышта катнашучылар һәлак булган якташлары Рөстәм Фәхретдиновны бер минут тынлык белән искә алды. Район башлыгы махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләрнең әти-әниләренә рәхмәт хатлары тапшырды. Вакытлыча ялга кайткан Илнур Хәлфин бүген контракт буенча махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүен дәвам итә. Ул, сәхнәгә күтәрелеп, маскировка ятьмәләре үрүдә, гуманитар йөк җыюда һәм җибәрүдә актив катнашкан якташларына рәхмәт белдерде.