Әбсәләмлеләр җыенда актив рәвештә сораулар бирделәр

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

Чираттагы гражданнар җыены Әбсәләм авыл җирлегендә узды.

Җирлек башлыгы Гөлназ Кубашева авыл халкына 2023 ел өчен җирлекнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге (тулырак — «Ютазы таңы» газетасында) һәм киләчәк елга планнар белән таныштырды. Тулаем район буенча социаль программаларның тормышка ашырылуы турында район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Оксана Власова сөйләде (тулырак — «Ютазы таңы» газетасында). Полициянең участок уполномоченные Ленар Курбиев район һәм торак пункттагы оператив хәл белән таныштырды.

 Район прокуроры Александр Микеркин чыгышы халыкны төрле алдаулардан кисәтүгә багышланды.  Газ хезмәте начальнигы Вячеслав Пестов абонентларның газ җиһазларына хезмәт күрсәтүгә килешүләрне яңадан төзү кирәклеге турында хәбәр итте.

Участок урманчысы Айдар Нигъмәтуллин урманнарга сакчыл караш кирәклеге турында сөйләде. Тиздән яз җитүен искәртеп, ул халыкның игътибарын янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен законнарда каралган административ җәза чараларына юнәлтте (тулырак — «Ютазы таңы» газетасында).

Район башлыгы Аяз Шәфигуллин да райондагы хәлләргә тукталды, районның икътисади үсеше алга таба баруын билгеләп үтте. Шул ук вакытта ул район җитәкчелеген райондагы демографик хәл борчый, дип билгеләп үтте. Барлык торак пунктларның диярлек саннары юанычлы түгел - үлем очраклары туган балалар саныннан артыграк.

          Бүләкләү тантанасы алдыннан, җыенда катнашучылар хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган якташларны бер минутлык тынлык белән искә алды. Район башлыгы бүгенге көндә махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләрнең әти-әниләренә рәхмәт хатлары тапшырды. Район башлыгының рәхмәт хатына шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалык башлыгы Азат Бакиров та лаек булды, бүләк аның әнисенә Эльвира Әнвәр кызына тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International