«Атлант» яшүсмерләр клубында студентлар көненә багышланган CS:GO буенча Кибер-турнир узды

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

Урыссу кибер-спортчылары «Атлант» яшүсмерләр клубының яшьләр белән эшләү буенча белгечләре оештырган турнирда катнаштылар.

Киберспорт – ул видеоуеннар буенча ярышлар. Алар индивидуаль яки командалы булырга мөмкин.

Безнең очракта турнир командалы булды. Турнирда район мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары катнашты. Барлыгы дүрт команда ярышты, һәр командада икешәр кеше.

Турнир җиңүчеләре «Атлант» Кибер клубына бару өчен бушлай сертификат алдылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International