Район мәдәният йортында блокадалы Ленинград истәлегенә багышланган чара узды

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

Район мәдәният йорты, «Урыссу» кинозалы белән берлектә башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары өчен «Блокадалы Ленинград» мәгълүмат сәгате оештырды

Мәктәп укучылары зур экранда алар өчен тәкъдим ителгән «Ленинград блокадасы» презентациясен карадылар. Балаларга блокадалы Ленинградның көндәлек тормышы һәм ул вакыттагы фаҗигале вакыйгалар турында фотоматериаллар күрсәтелде.

Чара барышында балалар дошман камап алган шәһәрнең батырлык белән сугышканын, анда яшәүчеләрнең ныклыгы турында белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International