Урыссу мәктәп-интернаты укучылары өчен Павел Бажов иҗатына багышланган китапханә дәресе узды.
Быел үзәк район китапханәсе хезмәткәрләре Павел Бажовның 74 еллыгын билгеләп үттеләр.
Чара барышында китапханәче балаларны язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Чарада катнашучылар аның әкиятләре буенча әдәби сәяхәт ясадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр
Балалар «Көмеш тояк» әкияте буенча мультфильм карадылар, әлеге әсәр буенча сорауларга җавап бирделәр.