Үткәндәге хаталар дәрес булырга тиеш

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

Кар эрү белән кешеләр үз ишегалларында чүп-чар яндыра башлыйлар, мондый гамәлнең янгын китереп чыгару куркынычлыгы бар.

 

Әлеге мәсьәләгә Ютазы участок урманчылыгының участок урманчысы Айдар Нигъмәтуллин авылларда гражданнар җыеннары вакытында халыкның игътибарын җәлеп итте.

 

Урманнарны янгыннан саклау Ютазы урманчылыгының төп бурычларының берсе булып тора, дип ассызыклады Айдар Нигъмәтуллин. Шуңа күрә, янгын таралуны булдырмау максатыннан, янгынга каршы полоса ясау, шулай ук халыкның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәве өстенлекле булып калырга тиеш.

 

— Район территориясендә автомобиль һәм тимер юллары булуы куркыныч тудыра, – дип билгеләп үтте Нигъмәтуллин. – Элек килеп чыккан янгыннарның күбесе май аена, бакча эшләре башланган чорга туры килә. Мәсәлән, 2023 елда янгын куркынычлыгы сезоны апрельдән октябрьгә кадәр булган. Бу чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә аеруча зур игътибар бирелә. Хокук бозучылар ачыкланган очракта тиешле карарлар чыгарыла.

 

Исегезгә төшерәбез, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга — 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга — 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затларга – 100 меңнән 400 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Әгәр хокук бозу махсус янгынга каршы режим шартларында кылынса, административ штраф күләме берничә тапкырга арта.

 

- Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре нигезендә бу чорда урманнарда учаклар яндыру, мангаллар, кыздыру урыннары куллану; тәмәке һәм шырпылар ташлау; янучан матдәләр белән майланган материаллар — шешәләр, кәгазь, чүпрәкләр калдыру; урманны җитештерү калдыклары белән тутыру; участокларда көнкүреш чүп-чарларын яндыру тыела, – дип билгеләп үтте Нигъмәтуллин.

 

Район башлыгы Аяз Шәфигуллин да халыкның игътибарын бакчаларда эшләгәндә җаваплы булып калу кирәклегенә юнәлтте. Ул участокларда чүп-чарны  яндырмаска чакырды. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, торак пунктларда чүп-чарны җыеп чыгаруны оештыру мөһим.

Роза ИСКӘНДӘР

Бу хакта тулырак — «Ютазы таңы» газетасыннан укый аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International