Бәйрәкә мәктәбендә чыгарылыш укучылары, бүгенге студентлар белән очрашу үтте

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

Россия студентлары көнендә Бәйрәкә мәктәбендә студентлар белән сыйныф очрашуы узды.

 

Очрашуны, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, мәктәп оештырды. Анда 8-11 сыйныф укучылары катнашты.

 

Очрашуга чыгарылыш сыйныф укучылары, хәзерге студентлар Аяз Халиков һәм Алия Михайлова килделәр

 

Алар беренче курс студентларының көндәлек тормышы, мәктәп тормышының студент тормышыннан аермасы турында сөйләделәр. Балалар кунаклар белән рәхәтләнеп аралаштылар һәм үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International