Ленинградны саклаучыларның батырлыгы онытылмаячак

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

27 гыйнвар – илебез тарихында үзенчәлекле дата, бу көнне 1944 елда 900 көн һәм төн дәвамында барган Ленинград блокадасы өзелә.

 

Китапханәче Кадрия Зәһретдинова башлангыч мәктәп укучылары өчен «Ленинградны саклаучыларның батырлыгы» дигән дәрес үткәрде. Чара барышында китапханәче совет сугышчыларының батырлыгы турында сөйләде. Балалар блокадалы шәһәрдә кечкенә ленинградлыларның ачлык, салкын, үлем белән ничек көрәшкәннәре, сугышның беренче көннәреннән үк өлкәннәргә ничек ярдәм итәргә тырышканнары турында белделәр.

 

Шулай ук балалар блокада вакытында көндәлек алып барган Ленинград укучысы Таня Савичеваның тарихы белән таныштылар Көндәлек йөрәкне тетрәндергеч тугыз юлдан гыйбарәт, һәр юл якыннарының берсенең үлеменә багышланган Шулай ук балалар Ленинград блокадасына багышланган шигырьләр укыдылар. Чара ахырында балалар блокада вакытында һәлак булган ленинградлыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

 

Тулырак: https://yutazy.ru/news/obschestvo/podvig-zashhitnikov-leningrada-ne-zabyt

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International