Район халкы һәлак булган якташы белән хушлашты

2024 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

Махсус операция вакытында батырларча һәлак булган якташыбыз Юрий Недопекин белән хушлашу Урыссу бистәсендә, туган йорты территориясендә узды.

 

Юрий Владимирович 2023 елның 22 октябрендә контракт буенча хәрби хезмәткә китә.

 

12 гыйнварда Украина территориясендә махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. Юрий Владимирович Недопекин күрсәткән батырлыгы өчен үлгәннән соң «Батырлык ордены» белән бүләкләнде. Бүләкне хәрби комиссар вазифаларын башкаручы Фәнүс Шәйдуллин һәлак булган сугышчының әнисенә тапшырды. Митинг бер минутлык тынлык һәм һәлак булган якташыбыз истәлегенә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

 

Зиратта, хушлашу тантанасыннан соң, почет каравылы өч тапкыр залп белән коралдаш иптәше белән хушлашты.

 

Юрий Недопекинның батырлыгы безнең хәтердә һәм йөрәкләрдә мәңгегә калачак, татарстанлыларның күп буыннары өчен батырлык һәм горурлык үрнәге булачак.

Геройга мәңгелек дан һәм истәлек!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International