2 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары блокадалы Ленинград геройларын искә төшерделәр

2024 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

 

Үзәк китапханәдә Урыссуның 2нче санлы мәктәбенең 7нче сыйныф укучылары өчен Ленинград блокадасы тулысынча бетерелүнең 80 еллыгына багышланган истәлек сәгате үткәрелде.

 

Чара барышында китапханәче балаларга Ленинградны саклау тарихы турында сөйләде. Китапханә хезмәткәрләренең сөйләвеннән, балалар камалышта калган шәһәрдә яшәүчеләрнең авыр сынаулары турында белделәр: ачлык һәм ялангачлык, заводларда ир-атлар белән беррәттән эшләгән балалар һәм хатын-кызлар, совет солдатлары тарафыннан Ленинградны саклау.

 

 

Катнашучылар блокада вакытында һәлак булган ленинградлыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

 

Чара ахырында балалар «Блокадалы карлыгач» патриотик акциясенә кушылдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International