Ютазы районында маскировка ятьмәләре ясау пункты ачылды

2024 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстанның Ютазы районы Бәйрәкәтамак авылында маскировка ятьмәләрен үрү буенча яңа нокта ачылды.

 

Мондый пунктлар Татарстанның күп кенә авылларында эшли. Ятьмә үрү пунктларына кыска вакытлы ялга кайткан сугышчылар килеп, сугышчыларны, хәрби техниканы һәм башка объектларны саклауда ярдәм иткән маскировка ятьмәләре өчен рәхмәт белдерәләр.

 

Бәйрәкәтамаклыларга беренче маскировка ятьмәләрен үрергә Каразирек авылының битараф булмаган кешеләре ярдәм итте. Уртак тырышлык белән алар эшне көткәннән тизрәк тәмамладылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International