Урыссу балалар сәнгать мәктәбе солистлары Әлмәттә шәһәрендә узган «Җырлаучы сандугач иле» фестивалендә сәнгать мәктәбен лаеклы тәкъдим иттеләр.
«Сударушка» рус җыры үрнәк ансамбленең берничә талантлы солисты (җитәкчесе Оксана Җәләева) һәм «Мизгел» вокаль ансамбльнең ике солисты (җитәкчесе Әлфия Батршина) конкурс-фестивальдә катнаштылар.
Инде ничә ел кызлар бу конкурста катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Конкурс чыннан да бик катлаулы һәм җитди. Беренче урын өчен җиңүчеләр акчалата бүләк, рюкзак, футболка һәм су өчен шешә алдылар.
- Беренче урынны алуыма мин бик шатмын! Җырларга һәм ялгыз чыгыш ясарга мин бик яратам. Дөресен әйткәндә, жюри алдында конкурста чыгыш ясау бик дулкынландыргыч, ә мәсәлән, зал тулы тамашачылар алдында концертларда чыгыш ясау күпкә җиңелрәк, — дип тәэсирләре белән уртаклашты конкурста җиңүчеләрнең берсе Полина Михайлова.
Лауреатлар: Маргарита Глухова (беренче кече төркем, эстрада вокалы 1 дәрәҗә лауреат), Полина Михайлова (икенче кече төркем, халык вокалы), Айзана Галиева (2 дәрәҗә лауреат), Сәлимҗанова Арина (III дәрәҗә лауреат, беренче кече төркем, халык вокалы).
Дипломант булып Диләрә Зәйдуллина билгеләнде.