Кәрәкәшле авыл китапханәсендә урта һәм кече мәктәп яшендәге укучылар өчен «Блокадалы Ленинград битләре буенча» дип исемләнгән батырлык дәресе узды.
Ленинградның фашист блокадасыннан тулысынча азат ителүенә 80 ел тулуга багышланган чара китапханә тарафыннан, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, оештырылды.
Чара барышында балаларга Ленинградта яшәүчеләрнең авыр сынаулары турында сөйләделәр: ачлык һәм ялангачлык, заводларда ир-атлар белән беррәттән эшләгән балалар һәм хатын-кызлар, совет солдатлары тарафыннан Ленинградны саклау.
Җирле ветераннар советы рәисе Гөлнур Ханипова авыл ветераннары турында сөйләде һәм илебезгә тыныч күк теләде. Укучылар игътибарына «Блокадалы Ленинград» китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Балалар ил өчен авыр булган вакытларда ленинградлыларның авыр тормышын ачыктан-ачык итеп күрсәтүче видео карадылар. Чара ахырында балалар «Блокадалы икмәк» алырга чират тордылар.