Балалар иҗаты үзәге базасында «Мәгариф бүлеге» җитәкчесе урынбасары Айгөл Мөхәммәтҗанова катнашында өстәмә белем бирү педагоглары киңәшмәсе узды.
Учреждение директоры Раилә Әнфәс кызы 2023 һәм 2024 уку елының беренче яртыеллыгындагы эшкә йомгак ясады, эш планнары белән таныштырды, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Айгөл Салават кызы учреждениенең педагогик эшчәнлеге турында хәбәр итте.
Учреждение директоры һәм педагоглары үзләренең казанышлары белән таныштырдылар, Стринг-арт стилендәге картиналар күргәзмәсен тәкъдим иттеләр.
Шулай ук киңәшмә барышында Айгөл Фәүзил кызы яңа республика проектлары һәм конкурсларының нигезләмәләре белән таныштырды һәм башкарган эшләре өчен бөтен коллективка рәхмәт белдерде.
Ахырда узган ярты елдагы барлык уңай һәм тискәре яклар тикшерелде һәм икенчегә яртыеллыкка бурычлар куелды.