Ютазы районында террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды

2024 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

РФ Президентын сайлау алдыннан Ютазы районында җәмәгать иминлеген көчәйтү һәм террорчылык актларын кисәтү буенча әзерлек башланды.

 

Башкарма комитетның утырышлар залында узган чарада Ютазы районы башлыгы, районның террорчылыкка каршы комиссиясе рәисе Аяз Шәфигуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина һәм район прокуроры Александр Микеркин катнашты.

Комиссия утырышында шулай ук районның террорчылыкка каршы комиссиясе әгъзалары, предприятиеләр җитәкчеләре, Башкарма комитет бүлекләре башлыклары, авыл җирлекләре башлыклары, ТМШ рәисләре, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.

 

- Быел март аенда ук Россия Федерациясендә дәүләт Президентын сайлаулар узачак. Шуңа күрә, Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы комиссиянең һәм ТРда оператив штабның «РФ Президентын сайлауга әзерлек һәм аны үткәрү чорында җәмәгать иминлеген көчәйтү һәм террорчылык актларын кисәтү буенча өстәмә чаралар турында» уртак утырышы беркетмәсен үтәү максатыннан, район гражданнарының җәмәгать тәртибен һәм иминлеген көчәйтергә, район территориясендә террорчылык һәм экстремистик характердагы күренешләрне кисәтү чараларын булдыру, шулай ук барлык структураларның, башкарма хакимият органнарының, территориаль хакимият органнарының һәм җирле үзидарә органнарының үзара хезмәттәшлеген тәэмин итү кирәк, — дип билгеләп үтте район башлыгы Аяз Шәфигуллин.

 

 

Террорчылыкка каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышында берничә мәсьәлә каралды. Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Андрей Борисов ТИК һәм участок сайлау комиссияләре биналарының террорчылыкка каршы сакланышы турында сөйләде. РФ Президентын сайлауга әзерлек һәм аны үткәрү чорында террорчылык актларын кисәтү һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы бүлегенең җәмәгать тәртибен саклау буенча инспекторы Екатерина Суслова сөйләде. Ютазы муниципаль районы Кәрәкәшле авыл җирлегендә терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау эшенә анализ ясау турында Кәрәкәшле авыл җирлеге башлыгы Альфред Дәүләтгәрәев сөйләде.

 

Барлык мәсьәләләр дә тикшерелде һәм тиешле хезмәтләр тарафыннан контрольгә алынды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International