Урыссу балалар сәнгать мәктәбендә концерт узды

2024 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

Урыссу балалар сәнгать мәктәбе укучылары Гаилә елын ачуга багышланган концерт үткәрде.

 

Концертны карарга укучыларның барлык гаилә әгъзалары җыелды.

Концерт программасы бик бай һәм кызыклы булды. Үз чыгышлары белән яшь баянчылар, пианистлар, гитарачылар, вокалистлар һәм саксофонистлар сөендерде.

 

Яшь башкаручыларга ярдәмгә район ветераннары да килде. Концерт кунаклары булып «Истоки» ветераннар хоры чыгыш ясады. Алар «Родина» һәм «Пожелания друзьям» җырларын башкардылар.

 

Гаилә – гармония һәм үзара аңлашу. Әлеге концертта гаиләләрне үзара музыка бәйләде дип әйтергә дә мөмкин. Күп кенә укучыларының ата-аналары да кайчандыр музыка мәктәбен тәмамлаганнар, ә хәзер, үз балаларының чыгышларына карап алар үзләрен, үзләренең музыкаль балачагын искә төшерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International