Сайлаучыны сайлаучылар исемлегенә кертү турында гариза бирү тәртибен гамәлгә ашыру максатларында, гаризаларны кабул итү графигы билгеләнгән.
Россия Федерациясе Президентын сайлауда катнашучылар, әгәр тавыш бирү көнендә паспортта күрсәтелгән теркәлү (прописка) адресы буенча булмасалар, гариза бирә һәм үзләренең факттагы урнашу урыны буенча тавыш бирә алалар.
Моның өчен гаризаларны кабул итү пунктларының берсенә (ППЗ) мөрәҗәгать итәргә кирәк:
|
Территориаль сайлау комиссияләре |
Эш вакыты |
|
Ютазы районының территориаль сайлау комиссиясе Урыссу ш.т.б., Пушкин ур., 38 йорт тел. 8 (85593) 2-42-09 |
2024 елның 29 гыйнварыннан 11 мартына кадәр: эш көннәрендә 15.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр; ял һәм бәйрәм көннәрендә: 8.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр тәнәфессез |
|
КФҮ Урыссу ш.т.б., шагыйрь Сирин ур., 35 йорт тел. 8 (85593) 2-69-59 |
2024 елның 29 гыйнварыннан 11 мартына кадәр: эш көннәрендә: 8:00-15:00, тәнәфессез шимбә, якшәмбе: эшләми |
|
«Дәүләт хезмәтләре» порталы
|
2024 елның 29 гыйнварыннан 11 мартына кадәр |
|
Татарстан Республикасы участок сайлау комиссияләре
|
2024 елның 6 мартыннан 11 мартына кадәр:
- эш көннәрендә 15.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр; - ял һәм бәйрәм көннәрендә: 08.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр тәнәфессез
|
Гаризада тавыш бирүдә катнашучы тавыш бирергә теләгән тавыш бирү участогын күрсәтергә кирәк. Тавыш бирүдә катнашучы гаризаларны кабул итү пункты операторына мөрәҗәгать итәргә һәм аның ярдәмендә тавыш бирү өчен иң уңайлы участок сайларга мөмкин.
Татарстан Республикасы Ютазы районы территориаль сайлау комиссиясе