Гаилә елы кысаларында Урыссуның 3 мәктәбендә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» чарасы кысаларында «Әни, әти, мин — гаилә ГТО тапшыра» спорт фестивале узды.
Әлеге чарада районның тугыз гаилә командасы катнашты.
Катнашучылар төрле спорт сынауларын җиңеп, тизлек, җитезлек, чыдамлык һәм зирәклек буенча көч сынашты. Ярыш вакытында зал шат авазлардан, спорт дәртеннән яңгырап торды.
Хөкемдарларга җиңүчене сайлау җиңел булмады, чөнки барлык командалар да физик яктан яхшы әзерләнгән булып чыкты.
Эстафетадан соң, урыннар түбәндәгечә бүленде:
Беренче урында — Латыйповлар гаиләсе;
икенче урында — Кәтиевлар гаиләсе;
өченче урында — Фаздаловлар гаиләсе.
Фестивальдә катнашучыларның барысына да дипломнар, ә җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/sport/latyipovlar-gailase-gto-iaryslarynda-inuce