Мәктәп линейкасында ЮХИДИ инспекторы Рөстәм Жанназаров чыгыш ясады.
Балаларны юл хәрәкәте иминлегенә җәлеп итү җәмгыятьнең мөһим бурычы булып тора.
Инспектор мәктәп укучыларына юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылык кайтаручы элементлар булу һәм автотранспортта куркынычсызлык каешларын бәйләү турында искәртте.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белү һәм аларны куллану юл хәрәкәтендә ышанычлы катнашучы булырга ярдәм итә.