Урыссу гимназиясендә «Россия союздашлары» темасына багышланган «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү» дәресе узды

2024 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Дәреснең максаты — балаларны дипломат һөнәре һәм Россиянең башка дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен үстерүдәге роле белән таныштыру, Россиянең союздашлары һәм илләрнең уртак эшчәнлеге турында тулырак белү.

 

 

Башлангыч сыйныф укучылары өчен педагоглар гомуми материаллар әзерләде. Аларга дипломатның кем булуы, нәрсә белән шөгыльләнүе һәм ни өчен кирәклеге турында сөйләделәр, фән, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге нинди чаралар (форумнар, күргәзмәләр, фестивальләр) кешеләр һәм илләр арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытырга һәм сакларга ярдәм итүе турында аңлаттылар. Балалар башка илләрдә дәресләр ничек узуын, төрле өлкәләрдән нинди проектлар хезмәттәшлекнең нигезе була алуын белделәр. «БРИКС» төшенчәсе һәм бу оешманың илләре белән таныштырдылар, укучыларга барлык илләрнең тасвирламасы булган интерактив картаны өйрәнергә тәкъдим ителде. Дәрес ахырында кече сыйныф укучылары интерактив биремне үтәделәр Россиягә килергә чакырып, башка илдәге яшьтәшләренә чакыру хаты яздылар.

 

5-7 сыйныф укучылары өчен дәрес төркем биреме белән башланды. Балалар биш командага бүленеп, биремнәрне үтәделәр. Шулай ук, укучыларга ни өчен Россиянең кайбер илләр белән дуслык мөнәсәбәтләре урнаша, ә кайберләре белән юк дигән сорау турында уйланырга мөмкинлек бирелде.

 

Югары сыйныф укучылары дәрестә халыкара сәясәттә һәм аның катнашучыларында гомуми күзаллаулар турында сөйләделәр. Ул «союздашлык» сүзен тикшерү һәм интерактив биремне үтәүдән башланды. Нәтиҗәдә, укучыларга дипломат һөнәренең катлаулылыгын чагылдырган бирем тәкъдим ителде

 

Мондый дәресләр ярдәмендә укучылар партнер-дәүләтләр, Россия Федерациясе кергән халыкара оешмалар, халыкара аренада Россиянең төп союздашлары, шулай ук дипломатлар һәм аларның дәүләт өчен роле турында белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International