ФОРПОСТ Бәйрәкә отряды «Дәреслегеңне сакла» рейды үткәрде

2024 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Бәйрәкә мәктәбенең хокук бозуларны профилактикалау буенча ФОРПОСТ отряды дәреслекләрнең саклануын тикшерү буенча чираттагы рейдын үткәрде.

 

Дәреслекләрнең расписание буенча булу-булмавы, тышлыклары, шулай ук аларның тышкы кыяфәте тикшерелде. Рейд күрсәткәнчә, кайбер укучыларның дәреслекләрендә кыстыргычлары, тышлыклары юк, күп кенә дәреслекләргә вак ремонт таләп ителә.

Дәреслекләр белән иң сак эш итү кече сыйныфларда билгеләп үтелә. Балалар әти-әниләре белән бергә барлык дәреслекләргә кул куйдылар.

 

Дәреслекләрегезне саклап һәм кадерләп тотыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International